Малы булганга ярдәм булачак

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Ташкичү авыл җирлегенең Кече Урыссу авылы һәм Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегенең Подгорный бистәсендәге җыенны җирлек башлыклары авыл халкын 2012 елга авылның социаль-икътисади торышына тулы анализ белән таныштырудан башлап җибәрделәр. Аннары район башлыгы Р. Нуриев районда узган елда башкарылган эшләр турында һәм 2013 елда эшләнәчәк чаралар планы белән таныштырды. Ул авылларда халык бердәм булганда гына тормышта узган үзгәрешләр күренәчәк, диде. Кайсы авылның шәхси хуҗалыкларында мал санын арттыру өстендә эшлиләр, шуларга район тарафыннан ярдәм булачак, дип ышандырды башлык.
          Кече Урыссу авылында яшәүчеләрне борчыган төп сорау – ул район үзәгеннән йөри торган автобусларның я гел вакытында йөрмәве, яисә гомумән килмәве ризасызлык тудыра. Авылның фельдшерлык пунктында ике шәфкать туташы эшләү каралганмы-юкмы? Әлеге сорауга районның баш табибы Р. Фатыйхов ачыклык кертте һәм мәсьәләне уңай якка чишәрбез, дип ышандырды. Район башлыгы Р.Нуриев шәхси хуҗалыкта мал санын арттырган Хәкимовлар гаиләсенә сөт саву аппараты бүләк итте.
          Кечеурыссулылардан аермалы буларак, подгорныйлыларны борчыган сораулар күп. Сукбай этләр, шулай ук урамда йөрүче мал проблемалары күтәрелде. Полициянең участок уполномоченные И. Галимов мондый очраклар киләчәктә штраф салулар белән тәмамланачак һәм әлеге “хуҗасыз” эт-малларның кемнеке булуы турында хәбәр итүләрен сорады. Бистәдәге суның чисталык дәрәҗәсе, электр энергиясенең атнага ике тапкыр яисә аннан да күбрәккә иртәдән кичкә кадәр сүндерелүе, үзәк урамга озын машиналар кермәс өчен билге куярга кирәклеген искәртүче сораулар да каралды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International