Россиянең чаңгы юлында ютазылылар

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
“Россиянең чаңгы юллары” Бөтенроссия узышлары кысаларында, 10 февраль көнне “Кымыз-Тау“ чаңгы-прокат базасында “Россиянең чаңгы юллары-2013” массакүләм узышлар булды.
Ярышларда 600гә якын чаңгычы катнашты.  бик яхшы торыштагы трасса (ир-егетләр һәм хатын-кызлар – 3 һәм 5, VIP – бер чакрым)  үзенең чаңгычыларын көтте.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. VIP-ярышта ир-егетләр генә катнашты. Беренче булып финишка Р. Гайнетдинов (райпо) килде, пьедесталның икенче баскычына А. Гарифуллин (“АвтоГросс” ҖЧҖ) күтәрелде, өченче урында - М. Гыйльметдинов (Урыссу үзәк хастаханәсе).
18 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: беренче урында – А. Латыпова (Ютазы мәктәбе), икенче – Р. Мөгыйнова (Урыссуның 3 санлы мәктәбе), өченче – А. Зиннурова (Ютазы мәктәбе); яшүсмер малайлар арасында: беренче –  Ә. Әхмәтҗанов, икенче – Р. Гайнетдинов һәм өченче -  А. Зимин (Ютазы мәктәбе).
18 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында: беренче – Л. Габитова (Ютазы авыл җирлеге), икенче – З. Батырова (әпсәләм комбинаты), өченче – Е. Шайдуллина ( “Электросоединитель” ААҖ); ир-егетләр арасында: беренче – И. Карипов (Ютазы авыл җирлеге), икенче – К. Сабитов (“УХЗ” ЯАҖ), өченче – И. Габитов (Ютазы авыл җирлеге).
Барлык призерлар да истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә ярышларның иң яшь катнашучысы И. Кашапов (Каразирек авыл җирлеге) “Бердәм Россия” партиясе җирле  бүлегеннән махсус бүләккә ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International