Әлеге чараның максаты - белемнәрне киңәйтү, китап укуга, шул исәптән җәйге чорда да, танып-белү кызыксынучанлыгын тәрбияләү.
Чара барышында балалар «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән тирәнтен таныштылар. Соңыннан катнашучылар уен - викторинада катнаштылар, анда алар «Без нинди әкияттән?» , "Геройны тап", Әкиятне исеңә төшер”, "Табышмаклар» кебек әдәби конкурсларда тапкырлыкта сынаштылар, ә “Музыкаль сорау"бәйгесендә балалар әкиятләрдән музыкаль әсәрләрне бик теләп әйттеләр. «Әкият калейдоскобы» конкурс-викторинасында яшь укучылар укылган китаплары турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр, үзләренең китап укырга яратуларын, бигрәк тә рус һәм татар язучыларының әкиятләренә өстенлек бирүләрен исбатладылар.