Агымдагы атнада авыл үзәгендә яңа балалар уен мәйданчыгы урнаштырылды. 600 мең сумлык балалар уен мәйданчыгын сатып алу һәм урнаштыру ТР бюджеты һәм авыл халкының үзара салым акчасы хисабына мөмкин булды, дип хәбәр итте Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина.