"Кәрәкәшле" җәмгыяте быел көзге чәчүгә көзге бодайның яңа сортлы орлык материалы белән керешәчәк. Шушы көннәрдә генә дә базага 11 тоннадан артык орлык һәм 30 тонна минераль ашлама китерелде. Чәчү материалы тулысынча агуланган. Хуҗалыкта уҗымнарны 600 гектардан артык чәчәргә планлаштыралар. Шуларның 500 гектары чиста парларга чәчеләчәк. «Без биләнгән парларны да эшкәрттек. 25 августка кадәр көзге культураларны чәчүне төгәлләү бурычын куябыз", - дип хәбәр итте "Кәрәкәшле " ҖЧҖ директоры Альберт Зарипов.