Урыссуда диодлы ут светильниклары урнаштыралар

2013 елның 12 феврале, сишәмбе
Электр энергиясенә киткән түләүләрне оптимизацияләү максатыннан Урыссу бистәсе урамнарына диодлы ут светильниклары урнаштыру эшләре башланды.
Бүгенге көнгә 68 светильник куелган инде. “Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе” директоры Ф. Камаев сүзләре буенча, әлеге төр светильниклар Урыссу, Ленин, Муса Җәлил һәм Болын урамнарында урнаштырылган. Алдагы перспективада чараны бистә буенча тулысы белән үткәрү күздә тотыла, бу үз чиратында утка тотыла торган түләүләрне киметергә һәм энергоэффективлыкка ирешергә ярдәм итәчәк, ди Феликс Фирдәвес улы. Диодлы ут светильникларын авыл җирлекләрендә урнаштыру да күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International