2020 елның 24 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 23 августы, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 24 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2020 елның 24 августына 23 август 18 сәгатьтән 24 август 18 сәгатькә кадәр

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International