Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Россия символы һәм горурлыгы»дип аталган акция уздырдылар. Китапханәче балаларга дәүләт һәм һәр гражданин тормышында флагның әһәмияте һәм мөһимлеге, символның тарихы, дәүләт әләмен куллану һәм ил символы белән дөрес эш итү кагыйдәләре турында сөйләде. Соңыннан китапханә хезмәткәрләре балаларга һәм поселок халкына триколор-тасмалар тараттылар.