2020 елның 24 августында Урыссу-Октябрьский күпере янында «Тоннель» рейды үткәрелде

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

2020 елның 24 августында 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты -юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә турыдан-туры йогынты ясый торган һәм юл хәрәкәте иминлеге өчен куркыныч тудыра торган кагыйдә бозуларны ачыклау һәм булдырмау. Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең 2012 елның 13-10-202 номерлы күрсәтмәсе нигезендә, әлеге рейдлар бөтен Россия территориясендә үткәрелә һәм даими характерда булып тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 87 автомашина тикшерелгән, 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Алар арасында автомобильнең алгы як пыяласына яктылыкны киметүче пленка (тонировка) ябыштырган килеш идарә итү, үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү һәм автотранспорт белән пычрак дәүләт теркәү номерлары булган килеш идарә итү кебек кагыйдә бозулар бар иде.

Рейдка Ютазы эчке эшләр бүлегенең 5 хезмәткәре, шул исәптән полициянең участок уполномоченные һәм прокуратураның оператив вәкиле җәлеп ителде.

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International