Орлыкчылыкка килгәндә, район буенча тупланган чәчү материалы да начар сыйфатта түгел. “Агромир” ҖЧҖ (кичәге “Нур-Агро”) 10 тонна элита сабан бодае орлыгы сатып алган. “Россельхозцентр” ФБУның райондагы бүлегеннән алынган мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар арасында бары тик “Ситдыйков” КФХда гына кондициясез орлык саклана. Тупланган чәчү материалы тишелешкә һәм авыруларга тикшерү узган. Тишелеш буенча нәтиҗәләр стандартка туры килсә, авырулар буенча хәл катлаулы. Димәк, язын орлыкларны агулап чәчүгә игътибарны бермә-бер арттырырга туры киләчәк.