Урыссулылар сыйфатсыз суга карата шикаять белдерде

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Кичә халык белән очрашулар район үзәгендә дә башланды.

Яшьләр тыкрыгындагы 1, 3, 4, 6 санлы йортларда яшәүчеләр гадәттәгечә, күп фатирлы йортларның фасадларын җылыту, ишек алларын тәртипкә китерү мөмкинлеге белән кызыксынды. Халык эчәргә яраклы суның сыйфатсыз булуына зарланды. АЗС яклатып Пушкин урамына ясалма тигезсезлек ясау мөһимлеге аталды.

Өлкән буын вәкилләре яшьләрнең районнан күпләп читкә китүенә борчылуын да яшереп калмады. Алар бу күренешне эшкә урнашу мөмкинлеге булмау белән бәйләргә тырышса да, очрашуларда шәхсән катнашкан Аяз Шафигуллин бүгенге көндә халык мәшгульлеге үзәгендә 50дән артык вакансия булуын билгеләп узды.

Урыссулылар кайбер йортларда канализация системасының төзек эшләмәвенә зарланды. Алар документсыз сарайлар язмышы өчен дә борчылды. Ә менә узган елда гына Славян тыкрыгы буенча куелган универсаль спорт мәйданчыгы торышы аларга аеруча тынгы бирми булып чыкты. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган урын түгел, ә төннәрен күңел ачу урынына әверелеп бара, диде Яшьләр тыкрыгында яшәүчеләр. Пушкин урамындагы 77 санлы йортта яшәүчеләр исә бер генә дә сорау бирмәде – алар бар нәрсәдән дә канәгать булып чыкты: йорт җылытылган, ишек алдында тәртип, түтәлләр – шау чәчәктә. Иң мөһиме, яшәүчеләр киләчәккә өмет белән карый
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International