Партия билетлары тапшырылды

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Партиянең җирле бүлеге координаторы Фикърәт Локманов кыскача партия йөз тоткан максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Җирле бүлек сафларында булган 45 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итә. “Бүген Татарстан региональ бүлеген Рушания Бильгильдиева җитәкли. Ул бик энергияле, эшчән, кешелекле шәхес, - дип билгеләп үтте Фикърәт Галимҗан улы. – Шуңа күрә бергәләп эш иткән, актив гражданлык позициясе күрсәткән очракта, җәмгыятьтәге шактый сорауларны чишәргә, гаделлеккә ирешергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ике сөйкемле райондашыбыз Казанга, “Гүзәллек миссы” республика бәйгесендә катнашырга барачак, алар матур уңышларга ирешерләр, дип ышанасы килә”.
Ахырда Локманов районның “Гадел Россия” партиясе вәкилләренә  билетлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International