Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 28 августында беренче совет халык санын алу башланган

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Россия халкының нибары 75% ы гына исәпкә алынган, чөнки илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби хәрәкәтләр алып барылган.

Демографик халык санын алу инструментарие дүрт бланктан торган: шәхси кәгазь бите, фатир картасы, шәхси хуҗалык ведомосте, йорт хуҗаларының исемлеге. Шәхси кәгазь бите бөтен җирдә тутырылган, ә фатир картасы һәм шәхси хуҗалык исемлеге - бары тик шәһәр җирлекләрендә генә, йорт хуҗаларының исемлеге – авыл җирендә.

Шәхси кәгазь сораштырылган һәр кешегә тутырылган һәм үз эченә 18 сорауны алган. Халык санын алу өчен хас булган җиргә, яшькә, милләткә, никахка кагылган сораулардан тыш, 1920 елның халык санын алу битендә шөгыль (төп һәм икенче дәрәҗәдәге), һөнәрчелектә тоткан урын, сәламәтлек, сугышларда катнашу һ. б. кебек сораулар булган.

1920 елгы халык санын алу ТАССР халык санын алу тарихында беренче була. 1920 елның 28 августына Татарстанда 2,9 млн. кеше яшәгән, шуларның 8,5%ы – шәһәр халкы һәм 91,5%ы - авыл җирендә яшәүчеләр.

2020 ел башына республикада яшәүчеләр саны 3902,9 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 76,9% ы шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселокларда һәм 23,1% ы - авыл торак пунктларында.

1 нче совет халык санын алу турында тулырак: https://tatstat.gks.ru/storage/mediabank/vpn_1920.pdf

Татарстан Республикасының демографик портреты ничек үзгәрәчәген без киләсе халык санын алудан беләчәкбез!

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин эпидемиологик вазгыять аркасында 2021 елга күчерелде.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы -Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.

Торак биналарга (торакка) кереп йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм

муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International