Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, кадерле укучылар, әти-әниләр!

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану, Белем көне белән котлыйм!

Белем көне - балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар белән очрашулар, яңа белемнәр туплау шатлыгы. Ул үзләренең ул һәм кызларына тәрбия һәм белем бирү турында кайгырткан ата-аналар өчен дә истәлекле, һәм, әлбәттә, педагоглар - үзенчәлекле һөнәр ияләре өчен старт көне дә. Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек - алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы. Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, көн саен алга баруыгызны - һөнәрләрдә һәм белем алуда яңа үрләр яулавыгызны телим! Һәр кайсыгызга уңышлар юлдаш булсын! Яңа уку елы белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International