Рәсми рәвештә 1 сентябрь Белем көне буларак, СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1984 елның 15 июнендә гамәлгә куела.
Гадәттәгечә, бу көнне мәктәпләрдә уку елы башлануга багышланган бәйрәм чаралары уза. Мәктәпләрдә беренче сыйныф укучыларын аерым тантана белән каршы алалар.
2020 ел башына Татарстан Республикасында 7 яшьтәге балалар саны 55,7 мең кеше тәшкил итте, 2010 ел башына – 38,3 мең малай һәм кыз.
2018/19 уку елы башына гомуми белем бирү оешмаларында укучылар саны 418,3 мең кеше тәшкил итте, 2010/11 уку елы башына – 383,7 мең кеше.
Татарстан Республикасы халкының составы ничек үзгәрүен без киләсе халык санын алудан соң беләчәкбез!
Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин эпидемиологик хәл аркасында 2021 елга күчерелде.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы -Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарга кереп йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.