Бөтенроссия "Россиянең югары социаль нәтиҗәлелеккә ия оешмасы" конкурсының республика этабы

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелеккә ия оешмасы» конкурсы 2000 елдан башлап ел саен, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә, социаль партнерлык яклары катнашында үткәрелә.

Конкурс үткәрүнең төп максаты - оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итү мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны һәм социаль партнерлык формаларын үстерү.

Конкурста хокукый формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә Россия юридик затлары (шул исәптән чит ил капиталы катнашында юридик затлар), шулай ук аларның филиаллары, юридик затлар белән килешенеп, катнаша ала. Конкурста катнашу бушлай.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Волгоград ур., 47 йорт.

Тулырак мәгълүмат - ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм (843) 557-21-23 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International