Бүген Ютазы авыл клубында узган оператив киңәшмәдә Аяз Шафигуллин менә шулай дип басым ясады.
Районда терлекчелек тармагының сигез айлык эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган чарада Бәйрәкә авылы терлекчеләре хезмәте кискен тәнкыйтькә дучар булды. Җирле хуҗалыкта савым ким, сыерларны ясалма орлыкландыру начар, терлек үлеме күп. Тармакта компетентлы белгечләр булмавы да килеп туган вәзгыятьне тагын да катлауландыра. Шуңа күрә Аяз Әдип улы эшне белгечләр эзләүдән башларга кушты.
“Кәрәкәшле” җәмгыятендә дә терлекчелек тармагы эшчәнлеге түбәнгә тәгәри. Тупланган сусыл азык сыйфатсыз, жмых белән эшләүдә даимилек юк, тулы кыйммәтле рацион төзер өчен азыкка анализ ясалмаган. Гомумән, районда бу эшне башкаруга җаваплы якын килгән хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов.
2020 елның сигез аенда кайсы хуҗалык нинди җитештерүчәнлек белән эшләгән? Терлекчелек тармагы эше турындагы тулы язма белән район газетасы битләрендә танышырга мөмкин булачак.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы