Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

2020 елның 4 сентябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 һәм 6 сентябрендә төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2° градуска кадәр кырау-туңдыру көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Туфрак өслегенә кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының – төшле җиләк-җимеш һәм орлыклы авыл-хуҗалыгы культураларының һәм үсемлекләрнең зыян күрү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклап калу буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдыру-кыраудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән ябуны тәэмин итәргә кирәк. Яшь үсентеләрне туңу-кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң киң таралган ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыклы пленка, саламнан яки камыштан мататлар). Фаразланган һава шартлары аркасында, җылыту мичләрен һәм газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.

Салкын тимәсен өчен, балалар, йорт хайваннары урамда озак йөрмәскә тиеш. Теләсә нинди хәвеф-хәтәр очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «ышаныч телефоны» - 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International