Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматлары буенча:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2020 елның 5 сентябрендә 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр метереологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкны кисәтә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, тормозны кинәт тотудан сакланырга кирәк. Тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тукталганда, берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән Сезнең арттан барган машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирү мөһим. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннар торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет куллану зарур. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Юлны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга;

3. Транспорт йөрү юлы аша чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга тырышырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трасса аркылы чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлектәге жилет кияргә яки өс киеменә яктылык кире кайтаргыч элементлар беркетергә.

Фото архивтан.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт – «101,112» - ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International