Ютазы районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Төп мәсьәлә транспорт оешмаларын һәм коммуналь оешмаларны кышкы чорда район юл челтәрен эксплуатацияләүгә әзерләү булды.

Ютазы районы юлларында 2020 елның 6 ае эчендә авариялелек торышына анализ ясалды. Узган ел белән чагыштырганда юл- транспорт һәлакәтләре саны артуы билгеләнде: ярты ел эчендә алты зыян күрүче белән 5 авария булган, һәлак булучылар булмаган, 2019 елның шул ук чорында - 3 юл-транспорт һәлакәте, 1 һәлак булучы теркәлгән, 5 кеше җәрәхәтләнгән.

Сүз шулай ук автомобиль транспортында пассажирлар ташу, районның тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча башкарыла торган эш турында да барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International