Ютазы районы яшәүчеләре – “Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясендә

2020 елның 4 сентябре, җомга

Ютазы район советы депутатлары, җитәкчеләр, укытучылар, әти-әниләр, укучылар “Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Урыссуның 3 санлы мәктәп базасындагы төбәк мәйданчыгында 89 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, Урыссу район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева да бар иде. Катнашучылар дүрт аудиториягә бүленде. Педагоглар “Җиңү диктанты” буенча тест узу тәртибен аңлатты.

Калган теләге булган ютазылылар онлайн режимда тест үтте. Барлыгы 180нән артык кеше катнашты. Тестларга җавапларны Интернет киңлекләрендә  идентификацион номер буенча табарга мөмкин булачак.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/zhiteli-yutazinskogo-rayona-vo-vserossiyskoy-aktsii-diktant-pobedy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International