Ютазы районына эш сәфәре белән “Татнефть” акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов килде.
Аяз Шафигуллин озатуында Наил Өлфәт улы Ютазы районы тормышы белән танышты. Шул исәптән ул “Татнефть” җәмгыяте һәм БРның “Пакер” фирмасы белән берлектә төзелә торган “ТАПАРТ” машина төзелеше заводын тергезү барышы белән якыннан танышты, “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча капиталь ремонтланган Урыссу урамындагы 17 санлы йорт ишек алдында булды.
Урыссу гимназиясенең актлар залында Ютазы районы активы белән очрашкан Наил Маганов үзе җитәкли торган “Татнефть” компаниясе эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләде һәм район халкы биргән сорауларга һәм тәкъдимнәргә җавап бирде.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары