Илебезнең уникаль планшетлары, «Аврора» операцион системасы, мәгълүматларны җыю һәм саклау өчен BI-платформа — Росстат җитәкчесе Павел Малков 2021 елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алуның цифрлы яңалыклары турында сөйләде. Алар ни өчен кирәк, ничек эшләячәк һәм бу көздә үк исәпкә алуны үткәрү традицияләренә нәрсәләр үзгәрәчәк?
2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алуның беренче этабы башлана - халык исәбен алу өчен үтеп керү кыен булган районнарда исәпкә алучылар эше башланачак. Алар беренче булып яңа цифрлы технологияләрнең нәтиҗәлелеген сыныйлар.
Шулай итеп, торак биналарны карап йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән илебезнең электрон планшетларын файдаланачак. Җайланмалар оператив рәвештә мәгълүматны теркәргә һәм эшкәртергә ярдәм итәчәк - анкеталар өемнәре һәм исәпкә алучыларның авыр сумкалары үткәннәрдә калачак. Планшетлар, исәпкә алу кәгазьләре белән чагыштырганда, вакытны, ихтимал булган хаталар санын киметергә һәм, иң мөһиме — халык санын алуны үткәрүгә финанс чыгымнарын азайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Планшетлар 2020 елның июнендә Мәскәүдә һәм Иваново өлкәсендә җитештерелә башлады. Бөтенроссия халык санын алу өчен барлыгы 360 мең электрон җайланма әзерләнәчәк. Аның авырлыгы 700 граммнан да ким. Урнаштырылган җайланма батареясы 7 мең мАч куәтле. Исәпкә алучы шулай ук өстәмә тышкы аккумулятор (10 мең мАч) алачак, ул аңа берничә көн дәвамында интенсив эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Планшет өстәмә аксессуарлар - тышкы аккумулятор өчен кесәле чехол, хәтер картасы, стилус һ. б.белән тәэмин ителгән.
Планшетларның беренче партиясе 2020 елның сентябрендә кайтарылырга тиеш, ул халык санын алу өчен кыен булган территорияләрдә файдаланылачак.
"Халык санын алуны үткәргәннән соң, планшетларның бер өлеше — 40 меңгә якыны - Росстатта калачак. Калганнарын цифрлы икътисад өлкәсендә
төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен башка хакимият органнарына тапшырачакбыз», - дип хәбәр итте Росстат җитәкчесе Павел Малков.