Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
“Дублерлар” район башлыгы янында
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Рөстәм Нуриев укучылар белән үз әңгәмәсен үткән уенга бәя бирүдән башлады. Аңа өлкән сыйныф укучыларының район тормышында катнашырга теләк белдерүләре бик ошаган. Димәк, яшьләр бистә, тулаем район торышына, аның тормышына битараф түгел, алар һәрбер ютазылының яшәешен яхшырту өчен үз тәкъдимнәрен кертергә әзерләр.
Район башлыгы яшь депутатлар белән менә шундый формаль булмаган аралашу кирәклеген ассызыклады. “Иҗтимагый совет белән тыгыз элемтә тәҗрибәсе күптән инде уңай нәтиҗә бирде, - дип билгеләде Нуриев. – Сезнең белән очрашулар да нәтиҗә бирүен телим. Чөнки районыбызның киләчәге нәкъ менә сезнең активлыкка, аның язмышына битараф булмавыгызга бәйле”. ”Дублерлар” Рөстәм Мидхәт улына мәгариф, төзеклелек, мәдәният, спорт һәм башка шундый өлкәләргә кагылган күп санлы сораулар бирделәр. Район башлыгы аларның һәрберсенә җавап бирде, кайбер мәсьәләләрне чишүдә чит ил тәҗрибәләрен мисал итеп китерде, укучыларның шелтә һәм тәкъдимнәрен игътибарга алды. Ул егет һәм кызларга яңа төзелешләргә бай булган Казан, Әлмәт шәһәрләренә экскурсия ясарга һәм районның сәнәгать предприятиеләренә, яңа үр-нәктәге фермаларга, башка мөһим объектларга даими рәвештә йөрергә тәкъдим итте. Соңгыларына, ягъни авыл хуҗалыгы объектларына район башлыгы аеруча басым ясады. Мәктәп укучылары заманча фермаларда эш куелышы белән таныш булырга тиеш, дип саный ул. “Мин сезгә үрнәк фермаларның нинди булырга һәм нинди булмаска тиешлеген һәм безнең районда аларның нинди күренештә булуын күрсәтергә телим”, - диде Нуриев.
Әңгәмә коручылар күп вакытны яшьләрнең читкә китү соравына багышладылар. Бу актуаль, хәтта глобаль булган проблемаларның берсе. Яшь буынның эре шәһәрләргә күченүе район җитәкчелеген бик тә борчый, һәм ул бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә мәҗбүр. Гәрчә безнең район һәрьяктан кызыктырырлык булса да, чөнки аның үсәргә мөмкинлеге зур. Биредә инвестицион программа, сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшләп килә, яңа микрорайон төзелә, бистә һәм авыллар төзекләндерелә, авыл җирлекләре, спорт зур үсеш юлында. Һәрбер эштә район республика Президенты хуплавын тоеп яши. Сүз уңаенда, балаларның биргән бер соравына – еш ватылучы иске автобуслар белән бәйле сорауга җавап биреп, башлык агымдагы елда бер яңа автобус сатып алу күздә тотылуын хәбәр итте. Тагын берне юнәтүдә район Президент Р. Миңнехановның ярдәменә йөз тота. Шул рәвешле районда булган дүрт автобусның икесе яңартылачак. Урыссу ГРЭСы белән бәйле сорауларны чишүдә дә республика Президентының роле зур.
Яшьләрнең фикер һәм планнары бик күп. Шуның өчен дә әлеге очрашулар бик кирәк. Балалар район думасы депутатлары үзләрен дулкынландырган сорауларны билгели, аларны бергәләп муниципаль дәрәҗәдә хәл итә, район тормышын яхшырту максатында үз тәкъдимнәрен кертә белергә тиешләр, дип билгеләп үтте Нуриев.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз