Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүмат җиткерә:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2020 елның 8 сентябре 21 сәгатеннән 9 сентябре 18 сәгатенә кадәр консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитүе, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.