Бәйрәкә авылында гомер итүче хезмәт ветераны Сабит Шакир улы Мөхәммәтҗановка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Какылы Күл авылында туган малайга беркайчан да “әти” һәм “әни” дип дәшәргә насыйп булмый. “Безне, бик яшьли ятим калган балаларны, бездән өлкәнрәк абыйларга тәрбиягә бирделәр. Сугыш башланды. Укуны дәвам итә алмадым, чөнки хәерчелек көчле булды. 42нче елның язында чәчүгә чыктым һәм 48нче елга кадәр туган авылымда бертуктамый эштә булдым – кырчылыкта, терлекчелектә, урман кисүдә...”, - дип балачагын искә алды юбиляр.
1948 елда Кемероводагы шахталарга карап юл алган Сабит Мөхәммәтҗановка әле 18 яшь тә тулмаган була. Ике елдан соң туган якларына әйләнеп кайткан егет утыз ел гомерен “Коммунизмга” колхозының терлекчелек тармагында эшләп уздыра. Тырыш колхозчының күкрәген СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсенең алтын медале бизи. Тынгы белмәс ветеран әле бүген дә шәхси ярдәмче хуҗалык белән яши. Соңгы елларда күзләре начар күрә башлау сәбәпле генә балалары тәрбиясендә гомер итә башлаган Сабит ага кулыннан килгән кадәр аларга ярдәм итәргә тырыша.
Тыл хезмәтчәне Сабит Шакир улы Мөхәммәтҗановны 90 яшьлек олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Әлфия Хаҗиева тәбрик итте.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары