Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев «Фәнис» мәдрәсәсендә белем бирү учреждениесе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрде.
Инструктажда катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү, шулай ук электр белән эшләүче приборларны, җылыту приборларын куллану кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләре турында аңлатылды.
Шулай ук Марат Бәдриев янгын чыккан очракта һәм авария хәлендә электр энергиясе өзелгәндә ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде. Янгынга каршы инструктажны тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар арасыннан 70 кеше тыңлады.