Татарстанда тавыш бирү чорында гражданнарның хокукларын саклау буенча "кайнар линия" эшли башлады

2020 елның 11 сентябре, җомга

10 сентябрьдән Татарстанда 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча "кайнар линия" эшли башлый.

Шалтыратулар 10 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр +7(939)345-37-50 телефоны буенча кабул ителәчәк.

Тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, кайнар линия 8.00 дән башлап сайлау участоклары ябылганчы эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International