Димтамак авылы әти-әниләре административ җәзага тартылды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Балигълык яшенә җитмәгән балалары мотоциклда йөргән өчен.

Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең кичә узган утырышында Димтамак авылыннан ике үсмернең административ тәртип бозу очрагы тикшерелде. 
Сентябрьнең беренче көнендә ике дус законда каралган тәртип буенча теркәлмәгән мотоциклларда күрше авылдан кайтканда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Балаларның, билгеле, транспорт белән идарә итү өчен хокуклары юк, өстәвенә алар комендант сәгатен дә бозган. 
Искәртәбез, Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән алып 31 майга кадәр балигълык яшенә җитмәгән балаларга 22 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөрү тыела. 
Берьюлы берничә хокук бозган үсмерләрнең законлы вәкилләре – әти-әниләре 5 мең сум күләмендә административ җәзага тартылды.
Илмира ГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International