ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьгә Татарстан Республикасында уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә.
2020 елның 14 сентябрендә 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү .
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 14 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 14 сентябренә фаразы:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы + 7..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+17˚.