Районның белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы узды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү турында» уртак боерыгын үтәү кысаларында 2020 елның 2 сентябреннән 10 сентябренә кадәр Ютазы муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыккан очракта гамәлләр буенча укытучылар (хезмәт күрсәтү персоналы) һәм укучылар белән эвакуацияләү буенча өйрәнүләр һәм инструктив дәресләр узды.

2020 елның 3 сентябрендә «Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе бинасыннан 300 укучы һәм 35 хезмәт күрсәтүче персоналны эвакуацияләү планы гамәлгә ашырылды.

Эвакуациянең фактик вакыты 2,5 минут тәшкил итте, бу исә эвакуация вакыты белән тәңгәл итә.

Эвакуация югары оештыру дәрәҗәсендә үтте. Укучылар барлык бирелгән командаларны төгәл үтәделәр, паника һәм оешмаганлык фактлары күзәтелмәде.

Үткәрелгән күнегүдән соң укучылар белән «Белем бирү учреждениесендә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары» темасына янгын куркынычсызлыгы дәресе һәм укытучылар белән өстәмә янгынга каршы инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International