Уку курсларына килүчеләргә каты авыручы кешеләр белән аралашу кагыйдәләре, инсульттан яки авыр тән җәрәхәтләре алганнан соң тергезелә торган пациентны ничек карау турында сөйләячәкләр.
Пациентны тернәкләндерү дөрес карауга турыдан-туры бәйле. Еш кына кешеләргә нинди дә булса махсус һәм кирәкле белемнәр генә түгел, авыр хәлдәге туганыңны кайгырту өчен мораль көч тә җитми. Пациентның туганнарына ул стационарда белгечләр күзәтүе астында булган чорда дәресләргә йөри башларга тәкъдим ителә. Шулай итеп, авыру дәваланып чыгуга алар кирәкле күнекмәләр алырга өлгерәчәк.
Мәктәптә туганнарга һәм якыннарга тәнне гигиеник эшкәртү һәм озак ятудан бозылган урыннарны барлыкка килүне булдырмау турында сөйләячәкләр. Белгечләр шулай ук ятучы пациент тирәсендәге даирәне оештыру турында киңәшләр бирәчәкләр һәм аны ничек күчереп йөртергә кирәклеген өйрәтәчәкләр.
Дәресләр бушлай уздырыла, аларга йөрү өчен 2-60-83 телефоны буенча алдан язылу зарур.