ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 сентябрьгә Татарстан Республикасында уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә.
2020 елның 16 сентябрендә 22 сәгатьтән 17 сентябрьдә 06 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 сентябрендә төнлә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил саклана, аерым районнарда туфракта бераз кырау - 0˚.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 17 сентябренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр, көндез 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+17˚.