Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм бу көн символы белән таныштырдылар. Шулай ук балалар үзләрен иҗади яктан да күрсәтте: укучылар белән бергә тынычлык теләү максатында, күгәрченнәр белән открыткалар ясадылар. Плакатта сурәтләнгән күгәрченнәргә балалар куллар сурәтләрен беркетеп, планетабыз төшерелгән рәсемне чәчәкләр белән әйләндереп алдылар.
Бүгенге тынгысыз тормышта балаларны зур планетабыздагы тынычлык саклау проблемасына җәлеп итү бик файдалы һәм актуаль.