Димтамак балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

2020 елның 18 сентябре, җомга

Димтамак «Аккош» балалар бакчасы педагоглары Миргалимова Зилә Заһит кызы һәм Гатченко Ләйсән Фәнис кызы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү – ул тормыш өчен кирәк, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар һәрвакыт актуаль, дип саный.

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында балалар бакчасында «Җирдә тормыш хакына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән темага юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина үткәрелде. Балалар кызыклы-танып-белү формасындагы сорауларга дөрес җаваплар таптылар, табышмаклар чиштеләр, «Юл тамгасын тап», «Светофор сигналлары» уеннары уйнадылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча магнит макетында төрле юл ситуацияләрен җиңеп чыктылар.

Чара «Кызыл, сары, яшел» музыкаль флешмобы белән тәмамланды. Мавыктыргыч сәяхәт ахырында педагоглар барлык катнашучыларга да юлда яхшы күренсеннәр өчен яктылык кайтаргычлар тараттылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда куркынычсыз тәртип тәрбияләүдә гаиләнең роле бәяләп бетергесез. Чөнки бала күзлегеннән караганда, әни һәм әти дөрес эшли, чөнки ата-аналар үзеңне тоту үрнәге һәм аларга охшарга тырышу өчен объект булып тора. Безнең ата-аналар балаларны юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә активлар: конкурсларда, чараларда катнашалар, дидактик уеннар һәм коллажлар булдыруда ярдәм итәләр.

Кече яшьтән үк нарасый әлеге кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңларга тиеш, чөнки моңа аның тормышы имнлеге һәм сәламәтлеге бәйле.

Без балаларыбызның иминлеге өчен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International