2020 елның 19 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 19 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЫ

Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания» ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.

Метеорологик фараз

Уңай булмаган метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 19 сентябрендә көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

2020 елның 19 сентябренә Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚.

Көндез максималь һава температурасы +12..+15˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International