21 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11 сәгатьтә 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының өченче сессиясе башлана. Иң акыллы һәм җитез өч катнашучы яңадан акчалата призлар алачак.
Викторинаның чираттагы сессиясе, алдагы икесе кебек үк, халык санын алу strana2020.ru сайтында узачак. Анда һәр россияле катнаша ала, форма тутырып һәм электрон почта адресын калдырып, бары тик сайтта теркәлергә кирәк. Аннары нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Бу юлы викторина форматын яңартачак. Статистика һәм чиктәш фәнни өлкәләр экспертлары кыска видеороликларда сораулар бирәчәк. Катнашучыга дөрес җавап сайларга һәм ролик белән янәшә төймәгә басарга кирәк. Чираттагы сессиядә биш эксперт катнаша, һәркайсы катнашучыга бишәр сорау бирәчәк. Һәр кулланучы өчен сораулар аерылырга мөмкин.
Уйлау өчен вакыт җитәрлек булачак — җаваплар викторинаның яңа этабы башланганнан соң биш көн эчендә кабул ителә. Әмма иң күп дөрес вариантны билгеләгән катнашучылар җиңүчеләр булачак.
Викторина ахырында экспертлар дөрес җаваплар күрсәткән һәм аларның ничек алынуын аңлаткан видео урнаштырылачак. Җавапларның кыскача версиясе текст форматында да ачык булачак.
Бөтенроссия халык санын алуга багышланган зур викторинаның беренче сессиясе 2020 елның 28 февралендә башланды. Быел конкурсның биш сессиясе үткәреләчәк. Аларның һәркайсында катнашырга мөмкин. Чираттагы этапның өч җиңүчесен 7 мең сум күләмендә акчалата премия көтә.
Викторина турында яңалыклар алу өчен Бөтенроссия халык санын алу сайтындагы һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы -Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарга кереп йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.
Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы
media@strana2020.ru
www.strana2020.ru
+7 (495) 933-31-94
https://www.facebook.com/strana2020
https://vk.com/strana2020
https://ok.ru/strana2020
https://www.instagram.com/strana2020
youtube.com