Ә сез авыл җирлегендә торак бәясенең 70%ы күләмендә социаль түләү барлыгын беләсезме?
Программа авыл җирендә яшәүче яки авыл җирлегенә күчкән гражданнарга социаль түләүләр бирүгә исәпләнгән.
РФ Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, №696 карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" РФ Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында (үзгәрешләр белән) торак төзүгә (сатып алуга), шул исәптән өлешләп төзүдә катнашу юлы белән, авыл территорияләрендә яшәүче һәм эшләүче яисә авыл территорияләрендә даими яшәү урынына күчәргә һәм анда эшләргә теләк белдергән Россия Федерациясе гражданнарына (алга таба - гражданнар) социаль түләү бирелә.
Ютазы муниципаль районында бу ярдәмнән Диана Шәрипова һәм Фәнүзә Хәсәншина файдалана алдылар. Торак төзелешенә алар 1 млн 476 мең сум һәм 1 млн 101 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, социаль түләүләр яисә дәүләт ярдәменең башка рәвешләре кулланылган түләүләр элек авыл территорияләрендә торак шартларын яхшырту хокукын гамәлгә ашырган гражданнарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бирелми.
Социаль түләү бирелә торган граждан аны куллана ала:
а) торак йорт төзүгә (индивидуаль торак төзелеше объектын төзүгә);
б) авыл территорияләрендә торак йортларны (фатирларны) өлешләп төзүдә катнашу өчен;
в) авыл территорияләрендә торак урыны (торак йорт) алуга.
Социаль түләү якын туганнардан (хатыннан яки ирдән), бабаларыннан (әбиләреннән), оныкларыннан, әти-әниләреннән (шул исәптән уллыкка алучылардан), балалардан торак сатып алу өчен файдаланыла алмый.
Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш. т. б., Пушкин ур., 38 "торак сәясәте бүлеге" адресы буенча алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2 76-81
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/poleznoe/informatsiya-o-gosudarstvennoy-programme-po-podderzhke-grazhdan-zhelayushchikh-zhit-i-rabotat-v-selskoy-mestnost