Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Документ нигезендә, бүгенге көннән балалар өчен уен бүлмәләре һәм балалар өчен күңел ачу үзәкләре эше, алдан язма рәвештә Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итү шарты белән, рөхсәт ителә.
Шулай ук ачык мәйданчыкларда тамашачыларның максималь саны 100 дән 200 гә кадәр арта. Ябык биналарда (концертларда, күңел ачу, спорт һәм башка чараларда) 100гә якын тамашачы җыела ала (урнашу - 4 кв.метрга бер кеше исәбеннән).
Аквапарклар, кинотеатрлар, театрлар, цирклар, спорт ареналарының тулылыгын сыйдырышлылыкның 70% ка кадәр арттырырга рөхсәт иткән (элек 50% иде). Шулай ук 21 сентябрьдән кафе һәм рестораннарда бер өстәл артындагы кунаклар саны буенча чикләүләр бетерелә.
Чыганак: https:/pravo. tatarstan. ru/npa_kabmin/post/? npa_id=628166
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/s-21-sentyabrya-v-tatarstane-snimaetsya-rad-ogranicheniy-vvedennykh-iz-za-rasprostraneniya-koronavirusnoy-infektsii