Утырышны Урыссу поселогы Советының өлкән депутаты Владимир Петров, 8 нче санлы Җәлил сайлау округыннан депутат алып барды.
Җыелган депутатлар һәм чакырылган затлар алдында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев ТР Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларының нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Бүгенге утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә - кадрлар мәсьәләсе иде: Урыссу ш.т.п. муниципаль берәмлеге башлыгын, Урыссу шәһәр тибындагы поселогы Советы башлыгы урынбасарын һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советына Урыссу ш.т.п. муниципаль берәмлеге вәкилен сайлау булды.
Урыссу поселогы башлыгы итеп бертавыштан №6 Яшьләр сайлау округы депутаты Аяз Шафигуллин сайланды.
Ютазы муниципаль районы Советына Урыссу штп вәкиле итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Рамил Хисмәтуллин сайланды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/segodnya-sostoyalos-pervoe-zasedanie-chetvertogo-sozyva-soveta-poselka-gorodskogo-tipa-urussu