2020 елның 23 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЫ
Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания»ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+11˚.
Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚.