Грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча кайнар линия

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор идарәләре белгечләре 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр чорда грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында төрле мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында консультацияләр бирәчәк.

Тематик консультация гражданнарга прививканы кайда ясатырга, вакциналаштыруга ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башка прививкалар белән бергә кушып буламы-юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк. Ведомство хезмәткәрләре шулай ук ата-аналар өчен балаларны салкын тиюдән ничек сакларга, битлекләрне куллану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләячәкләр.

Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулар (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан) һәм зәгыйфь иммунитетлы кешеләргә грипптан үз-үзеңне саклау мөһим.

Роспотребнадзор гриппка каршы вакцинация грипп белән авыру ихтималын киметә, авыр өзлегүләр үсешен булдырмый кала, эпидемия күтәрелеше чорында тормыш сыйфатын арттыра, дип искәртә.

Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге - 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

Бердәм консультация үзәге операторлары тәүлек буе эшли торган режимда шалтыратулар кабул итә. Аерым сораулар буенча шалтыратулар территориаль органнарга һәм Роспотребнадзор оешмаларына җибәрелә. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш режимы нигезендә эш көннәрендә сәгать 8.30 дан 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

"Кайнар линия" 2020 елның 7 сентябреннән 12 октябренә кадәр эшли.

Чыганак:https:/ / www.rospotrebnadzor.ru/about/info/news/news_details. php?ELEMENT_ID=15324

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/telefon-doveriya/goryachaya-liniya-po-profilaktike-grippa-i-orvi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International