Аяз Шафигуллин - Ютазы районы башлыгы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Ютазы районы депутатлар советының беренче утырышы булды, анда район башлыгын сайладылар.

Утырыш эшендә депутатлар, предприятие, учреждение җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Район өчен мөһим булган әлеге чараның мәртәбәле кунаклары-«Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов һәм Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә – Ютазы муниципаль районы башлыгын сайлау иде. Узган сайлаулар район советының яңартылган составы барлыкка килде. Депутатлар арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән һәм 100 процент ышаныч вотумы белән бүген район башлыгы итеп шәһәр тибындагы Урыссу поселогы башлыгы, 6 нчы санлы Яшьләр сайлау округы депутаты Аяз Шафигуллин сайланды.

Совет утырышында шулай ук Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп Закуан Ильясов даими нигездә сайланды. Шушы вазифаны башкарган Зөлфия Әгълиева нәтиҗәле хезмәте һәм Ютазы муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ЮМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина сайланды.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/ayaz-shafigullin-glava-yutazinskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International