Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Иртә яз көтелә
2013 елның 22 феврале, җомга
Бүгенгә район буенча 206 тракторның 80 проценты ремонтланган. “Агро-Мир” һәм Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрендә техника һәм тагылма агрегатларны ремонтлау эшләре аеруча көйгә салынган. Монда тракторлар тулаем әзер. “Вафауллин” КФХда 17 тракторның 15е, “Тимербаев” КФХда алты тракторның дүртесе ремонтланган, “Кәрәкәшле” ҖЧҖда 29 тракторның 26сы кырга чыгарга әзер. Язгы кыр эшләренә яртылаш кына әзер булган “Хәйдәров” КФХ һәм “Заря” ҖЧҖга эшне кызулата төшү урынлы булачак. Район башлыгы аграрчылар каршына 10 мартка бөтен тракторларны, 1 апрельдән дә соңга калмыйча барлык авыл хуҗалыгы машиналарын кырга чыгарлык итеп хәзерләп бетерүне максат итеп куйды.
Район хуҗалыкларында тугыз чәчү комплексы бар. Бүген алар “хәрби” хәзерлектә. Әмма бу бердәнбер чәчү комплексы булган “Хәйдәров” КФХга кагылмый. Чәчкечләрнең дә район буенча 70 проценты гына техник әзерлек узган. Бары “Нәбиуллин” КФХда һәм “Кәрәкәшле” ҖЧҖда гына әлеге төр тагылма агрегатлар тулаем ремонтланган. Шул ук вакытта “Заря”, “Хәйдәров” хуҗалыкларында бер генә агрегат та әзер түгел, калганнарда ремонт станыннан төшкән чәчү агрегатлары 60-70 процент тәшкил итә. Шундый ук күренеш культиваторлар ремонтында да күзәтелә: бүгенгә аларның 50 проценттан чак кына күбрәге төзекләндерелгән.
Сыйфатлы орлык – яхшы уңышка нигез, ди халык. Бу хакта сүз киңәшмәдә дә барды. Районда чәчү материалының 37 проценты массага киткән. “Заря”, “Хәйдәров” хуҗалыкларында орлыклар тулысы белән, “Таң” ҖЧҖда – 82, “Вафауллин” КФХда 45 проценты массалы репродукциягә туры килә. Һәрбер хуҗалыкка чәчү материалы сатып алу графигы җиткерелде, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов. Минераль ашламаны да җитәрлек күләмдә юнәтү мөһим, диелде киңәшмәдә. Сүз уңаенда, 2012 елда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Р. Миңнеханов та ашламалар белән эшләү мәсьәләсенә зур игътибар бирде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз