2020 елның 25 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә: -2 градуска кадәр салкын, томан.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0...+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр салкын. Көндез максималь һава температурасы +16..+18˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International