"Армия хикмәтләре" дип аталган тамаша

2013 елның 23 феврале, шимбә
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында берничә көн элек  Гашыйклар көненә багышланган чара  үткәрелгән иде, ә бүген  Мәдәният йорты тамашачыларны "Армия хикмәтләре" дип аталган тамаша карарга чакырды. Уен-тамашада 4 буын  егетләре көч сынашты: өлкәннәр - хезмәт һәм сәхнә ветераннары Камаев Зөфәр һәм Яббаров Рәсим, армия хезмәтен күптән түгел генә үтәп кайткан Сафиуллин Илшат, булачак солдат Камаев Илнар, укучы егетләр Сөләйманов Азат, Гарипов Азат. Егетләр  противогаз кию, кәгазь самолет очырту, күренекле шәхесләрне тану,  тузган  әйберләргә икенче тормыш бирү,экспромт театр  конкурсларында катнаштылар. Зөфәр һәм Рәсим абыйлар сәхнәне гармун моңнарына күмделәр, җырчы кызларыбыз Мухаметдинова Гүзәл, Саляхова Алия, Вильданова Алсу егетләргә теләкләрен җырлар аша тапшырдылар. Шулай ук бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче авылдаш егетләребез белән турыдан-туры элемтә оештырылды. Кичә барлык тамашачыларга да бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International