Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керүен хәбәр итә.
Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.
Шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында, эшкуардан тыш, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә бастырыла.
Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшкуарны ЕГРИПтан чыгару турында карар кабул ителми.
Игътибар! Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча индивидуаль эшкуарны төшереп калдыру турындагы язма кертелә.
Игътибар! Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга, ЕГРИПтан төшереп калдырылганнан соң, алар бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын күздә тотарга кирәк.
Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.
Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт) теркәүче салым органы булып тора.