26 сентябрьдә «Татарча диктант” акциясе узачак

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан бирле "Татарча диктант" ("Диктант по-татарски") белем бирү акциясе уздыра. Узган ел анда Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 2000нән артык кеше катнашты. Акция дөрес язу, әдәби татар телен белү, үзеңнен орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Акциядә яше, белеме, һөнәре, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләренә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Һәр теләгән кеше диктант язуда үз көчләрен сынап карый алачак.

Дөньяда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, акция

онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында;

оештыру мәйданчыкларында үткәрелә.

Үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 26 сентябре, 11.00 сәгатьтә.

Сезне "Татарча диктант" акциясендә катнашырга чакырабыз. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International