Королевлар гаиләсе – Александр Евгеньевич һәм Татьяна Владимировна бүген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында катнаштылар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Королевлар гаиләсе тәрбиягә дүрт бала алган. Гаиләдә төп максат булып җәмгыятькә файдалы гражданнар тәрбияләү тора. Ата-аналар үз балаларының сәламәтлеген ныгытуга аерым игътибар бирәләр. Балаларга карата мөнәсәбәт стиле: аларның мәнфәгатьләрен, сәләтләрен, иҗади омтылышларын хөрмәт итү, балаларның ирекле шөгыльләрендә катнашу, аларның иҗтимагый активлыгын үстерү. Гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү, ышанычлы аралашу, бердәмлек, ярдәм итү, җаваплылык хисе өстенлек итә. Гаиләдә хезмәт сөючәнлек, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International