Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан керде:
2020 ел 26 сентябрь 00 сәгатьтән башлап 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләр көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән -1 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Туфрак өслегендә кырау төшү, туңдыру сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының – төшле һәм орлык культураларының һәм җылы яраткан үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр утыртмаларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне кыраудан һәм өшүдән саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән ябуны тәэмин итәргә кирәк.
Яшь үсентеләрне өшүдән саклау өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, куыкчыклы пленка, салам яки камыштан мататлар).
Фаразланган һава шартлары белән бәйле, җылыту мичләрен һәм газ җайланмаларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы бар.
Өшүдән саклану өчен йорт хайваннары, балалар урамда озак йөрергә тиеш түгел.
Теләсә нинди хәвеф-хәтәр очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Архив фотосы
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «ышаныч телефоны " 8 (843) 227-46-96